news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вузларда фундаменталь предмет укытучыларына эш хакы 2024 елның 1 сентябреннән артачак

Булачак белгечнең һөнәри нигезләре фундаменталь дисциплиналар укытыла торган беренче курсларда салына. Мондый предметлар буенча белем бирүче мөгаллимнәрнең хезмәт хакын арттырырга кирәк дип саныйм, диде РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында.

«Хөкүмәттән бу карарның төгәл параметрларын тәкъдим итүен сорыйм, һәм аларны 2024 елның 1 нче сентябреннән сынау режимында гамәлгә кертергә кирәк», – диде Президент.

Путин моның өстәмә чыгымнар таләп итәчәген искәртте: быел якынча 1,5 млрд сум, алдагы елларда 4,5 млрд сумга якын акча кирәк булачак. «Бу акчалар исәпләп куелган» , – диде ул.

Президент югары мәктәпнең сыйфатын һәм потенциалын арттыру мөһимлеген, үсешкә омтылучы югары уку йортларына ярдәм итәргә кирәклеген билгеләп узды. «Приоритет 2030» программасы шуңа юнәлдерелгән, аны финанслау бу елның азагына кадәр исәпләнгән.

«Аны тагын 6 елга озайтуны һәм 190 млрд сумга якын акча бүлеп бирүне тәкъдим итәм», – диде Путин.

news_right_1
news_right_2
news_bot