news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вузлар республика предприятиеләре җитәкчеләренә ишек ача

Иртәгә сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре Казан дәүләт техник университетының кафедралары һәм бүлекчәләре белән танышачак

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Иртәгә Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ТР Предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе, Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты белән берлектә республиканың сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре өчен семинар-киңәшмә уздырырга җыена. Предприятиеләрнең республиканың югары уку йортлары белән хезмәттәшлек перспективалары киңәшмәдә күтәрелә торган төп тема булачак.

Семинар башланыр алдыннан анда катнашучылар Казан дәүләт техник университетының (КАИ) кафедралары һәм бүлекчәләре белән танышу мөмкинлеген ала. Предприятие җитәкчеләре вузның хисаплау үзәге, уку лабораторияләрендә, инновация-күргәзмә, автоматлаштырылган проектлау үзәкләрендә, “Машина төзелеше технологиясе һәм җитештерүне оештыру” кафедрасында булачак. Уку йорты хезмәткәрләре алар игътибарына фәнни-техник эшләнмәләрен тәкъдим итәргә җыена.

Семинарда сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре алдында ТР Предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев белән КДТУ ның фәнни эшчәнлек буенча проректоры Сергей Михайлов чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте.

Билгеле булганча, 2 сентябрь көнне министрлыкта ТР Предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе һәм югары уку йортлары вәкилләре катнашында узган киңәшмәдә вузлар белән сәнәгать предприятиеләренең хезмәттәшлек юнәлешләре каралган иде. Аерым алганда, предприятиеләрнең нанотехнологияләр һәм фәнни эшләнмәләргә ихтыяҗын канәгатьләндерү, белгечләрне максатчан әзерләү, студентлар уза торган производство практикасының нәтиҗәлелеген күтәрү, “Сакчыл производство” курсын эшләп, аны уку программаларына кертү турында сүз барды. Шунда ук республиканың берничә вузында сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре өчен “ачык ишекләр” көннәрен уздыру хакында килешенгән иде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100