news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вуйнович: Безнең коллектив иммунитетка тиз ирешүебез бик мөһим

Россиядә вакцинация темпларын арттырырга кирәк дип саныйлар.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Россиядә вакцинация темплары җитәрлек дәрәҗәдә түгел, процессны активлаштырырга мөмкин булыр иде, дип саный Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының төбәк вәкиле Мелита Вуйнович. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, вакцинация темплары турындагы мәсьәләне «сәламәтлек саклау органнарына калдырырга» кирәк.

«Әлбәттә, вакцинация темплары югарырак булуын теләр идем. Венгрия 30 процентка җитте, кайбер башка илләр инде 50 процентка, шулай булгач, темпны тизләтергә кирәк. Безнең коллектив иммунитетка тиз ирешүебез бик мөһим», — диде Вуйнович «Россия 24» телеканалы эфирында.

news_right_1
news_right_2
news_bot