Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Вучич Путиннан Казандагы БРИКС саммитына чакыру алуын хәбәр итте

Сербия Президенты Александр Вучич Казандагы БРИКС саммитына чакыру алуы турында сөйләде. Әмма вакыйгада катнашу турындагы карарны ул әле кабул итмәгән. РИА Новости шул хакта яза.
Аның сүзләренчә, Россия Президенты Владимир Путиннан чакыруны ул 10-12 көн элек алган. Моннан тыш, кичә Көнчыгыш икътисади форум кырларында Россия дәүләте башлыгы Вучичның октябрьдә килүенә өмет белдерде.
«Әмма бик күп мөһим сәфәрләр бар, шуңа күрә бу хакта 10 октябрь тирәсендә сөйләшәчәкбез», — дип аңлатты җавап булмавын Сербия лидеры.
Моннан тыш, ул искәрткәнчә, аны Нью-Йоркта Берләшкән милләтләр берлеге Генераль ассамблеясе кысаларында сөйләшүләр, 20 октябрьдә Белградны азат итүнең 80 еллыгы уңаеннан бәйрәм чараларында катнашу көтә. Шуңа бәйле рәвештә Вучич «безнең көчләр ярдәмендә илебезгә азатлык китергән» Кызыл Армиянең роле турында искә төшерде.
БРИКС саммиты Казанда 2024 елның 22-24 октябрендә уза. Россия 36 чит ил лидерына чакыру юллаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз