news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ВЦИОМ экзит-полы: Грудинин – 11,2, Жириновский – 6,7, Собчак – 2,5 процент тавыш җыйды

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге белгечләре Россиянең 68 субъектында 1200 сайлау участогында эшләде.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”). КПРФтан Россия Президентына кандидат Павел Грудинин сайлаучыларның 11,2 процент тавышын җыйды. Бу хакта Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге экзит-полы мәгълүматлары дәлилли, дип хәбәр итә РИА “Новости”.

73,9 процент тавыш җыйган гамәлдәге Россия Президенты Владимир Путиннан соң бу икенче урын.

Грудининнан соң 6,7 процент тавыш белән Владимир Жириновский, аннан соң – Ксения Собчак. Аңа сайлаучыларның 2,5 процент тавышы булган. Григорий Явлинскийга 1,6 процент, Борис Титовка 1,1 процент сайлаучы үз тавышын биргән.

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге белгечләре Россиянең 68 субъектында 1200 сайлау участогында эшли. Алар 162 мең 601 кешене сораштырган. Сорауларга респондентларның 62,8 проценты җавап биргән. Сайлауларга килүчеләрнең 37,2 проценты җавап бирүдән баш тарткан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100