news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ВТБ24 ТР филиалы кредит портфеленең гомуми күләме 9 млрд. 260 млн. сум тәшкил итә

Аның саллы өлешен көнкүреш, ипотека, кече бизнеска бирелүче кредитлар тәшкил итә

(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). ВТБ24 банкының Татарстанда филиалы ачылуга апрель аенда 3 ел тула. Шул вакыт эчендә банк филиалының кредит портфеленең гомуми күләме 9 млрд. 260 млн. сумга җиткән. Аның зур өлешен - 3 млрд. 130 млн. сумын көнкүреш кредитлары тәшкил итә. 2 млрд. 620 млн сум күләмендәге саллы өлешне ипотека кредитлары алып тора. 1 млрд. 10 млн. сумы –автокредитлар, 2 млрд. 190 млн. сумы – кече бизнеска бирелүче кредитлар өлешенә туры килә. Узган ел ВТБ24 нең ТР филиалы тарафыннан республикада 297 млн. сумлык ипотека кредитлары бирелгән. Банк клиентлары өчен 152 мең карта чыгарган булса, шуның 35 меңе хезмәт хакын ала торган карталар өлешенә туры килгән. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгы IT-паркта уздырган “түгәрәк өстәл” утырышында ВТБ24 банкының Татарстандагы операцияләр офисы идарәчесе Равил Шәрәфетдинов сөйләде. Очрашуга шулай ук ВТБ24 банкы идарә рәисе, банкның Ипотека кредитлавы департаменты директоры Анатолий Печатников, ВТБ банкының Татарстандагы филиалы вәкиле Роман Абдуллин чакырылган иде.
ВТБ ААҖ бүлендек банкы булган ВТБ24 илдә шәхси капиталы һәм чиста активлары күләме буенча аерылып торучы эре банкларның берсе.Ул бүген илнең төрле төбәкләрендә 500 филиалны һәм өстәмә офисларны берләштергән зур система. Филиаллар челтәре елдан-ел киңәя бара. Бүгенге көндә аның Татарстандагы офислары саны дистәдән артык. Шуның 8 е Казанда эшли. Анатолий Печатников белдерүенчә, әлеге финанс учреждениесе банк хезмәтләренең киң спектрын тәкъдим итүе белән клиентлар арасында кызыксыну уята. ВТБ24 нең конкурентлы өстенлеге дип ул кайбер төр хезмәтләр буенча клиентларга тәүлек дәвамында хезмәт күрсәтүне, кредитларны каплау системаларының уңайлыгын, ипотека кредитлары алу өчен уңайлы шартлар булуны, беренчел взнос күләменең кимүен, кече бизнес өчен уңайлы шартлар булуны атады. Иң мөһиме ди ул, клиентка сыйфатлы сервис күрсәтү. Ягъни клиент белән банкның бер-берсенә кызыксынуын киметмәс, клиентларны саклап калу өчен, продукцияне сату буенча башлангыч этапта гына түгел, аны алга таба да сервис хезмәте белән озата бару мөһим. Әлегә, ди ул бу эш сүлпән бара. Быел бу юнәлешне инвестицияләүгә җитди игътибар биреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100