Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ВТБ банкы хезмәткәрләре Әгерҗедә хәйрия чарасы оештырдылар
Чара тәмамлану белән билет сатудан кергән акчалар инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә тапшырылды.
(Әгерҗе, 20 апрель, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Асия Корбангалиева). ВТБ банкы хезмәткәрләре район мәдәният сараенда хәйрия чарасы оештырдылар. Алар әгерҗелеләргә “Бремен музыкантлары“ мультфильмы нигезендә әзерләнгән биюле тамаша күрсәттеләр. Аннан кергән акчалар игелекле гамәлләргә юлланды, дип яза җирле басма.
Искиткеч матур, күңел күтәрерлек музыкаль тамашаны зал тутырып килгән халык алкышларга күмде. Тамаша ахырында артистлар янына сәхнәгә күтәрелгән балалар биюдә берсен-берсе уздырып ярыштылар да.
Чара тәмамлану белән билет сатудан кергән акчалар инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә тапшырылды. Тамашага сәламәтлеге чикле балаларның үзләрен дә алып килгәннәр иде. Артистлар, алар янына килеп, фотога да төштеләр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев Әгерҗегә килеп шундый матур тамаша күрсәткәннәре һәм авыр хәлдә калган гаиләләргә матди ярдәм күрсәткәннәре өчен ВТБлыларга зур рәхмәтен җиткерде. Андрей Сергеевич ВТБ банкының Ижаудагы төбәк офисы идарәчесе Екатерина Шумковага һәм Удмуртиянең “Креатив профессионаллар берлеге“ иҗтимагый оешмасы директоры Анастасия Семенова-Романенкога район башлыгы Валерий Макаровның Рәхмәт хатларын тапшырды. “Россия тимер юллары“ җәмгыятенең Ижау төбәге буенча начальник урынбасары Александр Лапшин да аларга зур рәхмәтен белдерде.
–Банк хезмәткәрләренең сокланырлык матур уеннары балаларыбыз өчен дә, безнең өчен дә бәйрәм булды. Киң күңелегез, олы җанлы булуыгыз өчен зур рәхмәт, – диделәр ата-аналар.
Бу тамаша Ижауда күрсәтелгән инде. Тиздән алар бу матур гамәлләрен Удмуртиянең Можга, Сарапул, Воткинскида да тормышка ашырырга җыеналар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз