Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Украина Кораллы көчләре ике ел эчендә Мәскәүгә иң масштаблы һөҗүм ясады
Украина Кораллы көчләре ике ел эчендә Мәскәүгә иң масштаблы һөҗүм ясады. Башкала мэры Сергей Собянин сүзләре нигезендәге исәпләүләр шуны дәлилли.
«Гомумән алганда, Мәскәүгә якынлашып килгәндә 180гә якын пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Һава һөҗүменнән саклану системасы эше дәвам итә», – дип яза Собянин.
Шул ук вакытта, бу көнгә кадәр иң масштаблы һөҗүм 17 майда теркәлгән. Ул чагында Украинаның 81пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән иде.
Соңгы мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр юк, әмма берничә пилотсыз очкыч Мәскәү нефть эшкәртү заводына килеп җиткән. Урында махсус хезмәтләр эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз