Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Украина Кораллы көчләре Кара диңгездәге нефть терминалына һөҗүм иткән
Украина Кораллы көчләре Кара диңгездә Каспий торба үткәргеч консорциумының нефть терминалына һөҗүм иткән. Бу хакта ТАСС агентлыгы Каспий торба үткәргеч консорциумы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Ике нефть танкеры пилотсыз очкычлар һөҗүменә дучар булган. Консорциумда моны билгеле бер максатка юнәлтелгән һәм террористик һөҗүм дип бәяләделәр.
«Нефть төяү туктатылды. Каспий торба үткәргеч консорциумы хезмәткәрләре, шулай ук подряд оешмалары арасында зыян күрүчеләр һәм корбаннар юк. Нефть түгелүгә юл куелмады», - дип искәрттеләр компаниядә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз