Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пасха уңаеннан Путин тарафыннан игълан ителгән вакытлы килешү үз көченә керде
Пасха уңаеннан РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән вакытлы килешү вакытында Россия сугыш хәрәкәтләрен туктатты. Ул Мәскәү вакыты белән 11 апрельдә 16.00 сәгатьтә үз көченә керде һәм 12 апрельдә көн ахырына кадәр гамәлдә булачак.
Элегрәк Россия лидеры РФ саклану министры Андрей Белоусовка һәм РФ Хәрби көчләре Генераль штабы башлыгы – Гаскәрләрнең берләштерелгән группировкасы командующие генерал Валерий Герасимовка барлык юнәлешләрдә дә хәрби хәрәкәтләрне вакытлыча туктатырга күрсәтмә биргән иде.
Шул ук вакытта, гаскәрләр дошман тарафыннан провокацияләргә һәм теләсә нинди агрессив гамәлләргә чик куярга әзер булырга тиеш.
Вакытлы килешүне игълан иткәндә Кремль матбугат хезмәтендә Украина ягы Россия үрнәгенә иярер дигән өмет белдерделәр. Соңрак Украина лидеры Владимир Зеленский Украина да шулай ук эш итәргә әзер, дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз