news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Всеволод Чаплин илдәге барлык хатын-кызлар да яулык бәйләргә тиеш дип саный

Рус православ чиркәвенең күренекле дин эшлеклесе Россиядә гасырлар буе сакланып калган яулыклы хатын-кызлар образына әйләнеп кайтырга өнди.

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). Рус православ чиркәвенең дин әһеле, проитоиерей, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Мәскәүдәге Вознесения Господня чиркәве клирикы Всеволод Чаплин мөселман хатын-кызлары гына түгел, православие динендәгеләр дә – гомумән, илдәге барлык хатын-кызлар да яулык бәйләргә тиеш дип саный. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрдәге аккаунтына хәбәр урнаштырган.

“Мәктәпләрдәге яулыкка кагылышлы кызыклы бәхәс кабат башланды. Азюрка – аерым очрак, анда, дөрестән дә, ваххабитлар аз түгел. Әмма Төньяк Кавказдагы да, Татарстандагы да мөслимәләр яулыкларын инде салмаячак”, - дип яза Чаплин һәм “кешеләр мәктәптә “дини һәм милли яктан” аерылып тормасыннар өчен нишләргә?” – дигән сорау куя.

Шунда ук ул җавабын да яза – “бар хатын-кызларга да яулык бәйләтергә” куша. “Россиядә гасырлар буе сакланып килгән хатын кыз образына әйләнеп кайтырга кирәк. Шул рәвешчә, Россиядә хатын-кызларның гасырлар буе сакланып калган православ яшәү рәвешенә әйләнеп кайтырга”, - дип яза Чаплан.

Дин әһеле фикеренчә, бу образ илдә нык гаиләне, бала тууын тәэмин иткән. “Сүз уңаеннан, башларындагы гидропирит мунчалалыларга караганда, яулык бәйләгән хатын-кызлар никах эзләүчеләр өчен сөйкемлерәк”, - дигән фикердә клирик.

Ул феминисткаларны шәхси мәктәпләр төзесеннәр һәм нәрсә теләсәләр шуны киеп йөрсеннәр, дип куа. “Ә “дөньяви” (ягъни совет чоры һәм аннан соңгы чордагы) яшәү рәвеше – Россия өчен үлем белән бер. Әгәр яшәү рәвеше үзгәрмәсә – хакимиятнең барлык демографик тәкъдимнәре “акрын гына ” үз-үзеңә кул салу рецептлары гына булып кала”, - дигән фикердә Чаплин.

Мәгълүм булганча, Мордовия хакимиятенең Азюрка авылындагы мәктәптә мөселман укытучы хатын-кызларга башларына яулык киюне тыярга омтылуыннан соң Россиядә мөселман яулыгын кию мәсьәләсе кискен булып күтәрелде. Бу вазгыятькә Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы да үз фикерен җиткерде. Шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе беренче урынбасары Рөстәм Батров, Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстанның Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина, “Ак калфак” Бөтенроссия татар хатын-кызлары җәмгыяте рәисе Кадрия Идрисова, ислам белгече Роман Силантьев һәм башкалар үз фикерләре белән уртаклашты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100