news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенза өлкәсендәге Бөтенроссия авыл Сабан туена 70 меңгә якын кунак җыелачак

Фото чараны оештыручылар тарафыннан тәкъдим ителде

27 июньдә Пенза өлкәсенең Кузнецк районы Кече Труев авылында узачак XVI Бөтенроссия авыл Сабан туен оештыручылар Россиянең 50 төбәгеннән 70 меңгә якын кунак җыярга ниятли.

«Барыгызны да Сабан туена чакырабыз! Бу - уртак бәйрәмебез. Пенза өлкәсеннән генә түгел, күрше төбәкләрдән дә кунаклар килеп дип ышанам», - диде Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе, ТР вице-премьеры Васил Шәйхразыев.

Бәйрәмдә ТР Дәүләт камера хоры, «Казан» бию ансамбле, «Мириданс» халык бию ансамбле, «Татарстан» бию ансамбле, «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм башка коллективлар, артистларның чыгышлары планлаштырылган.

Барлыгы ун милли утар оештырыла. Моннан тыш, халык һөнәрләре күргәзмә-ярминкәсе, татар милли ризыкларын дегустацияләү, хәрби һәм авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе, милли мәдәниятләр фестивале, балалар Сабан туе мәйданчыгы эшләячәк, милли көрәш ярышлары, ат чабышлары, шулай ук кул көрәше, аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, баганага менү һәм башка традицион халык уеннары үткәреләчәк.

Пенза өлкәсе Кузнецк районы Кече Труев авылында бәйрәм 27 июньдә 10:00 сәгатьтә башлана. Шул ук районда танылган татар язучысы Гадел Кутуйның туган авылы – Татар Кынадысы урнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot