Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2028 елда Татарстанда VII Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары узачак
2028 елда Татарстанда VII Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары үтәчәк. Кыргызстан Президенты Садыр Жапаров Бишкәктә VI Күчмә халыклар уеннарын ачу тантанасында шул хакта хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, Россия ягы Татарстанның киләсе ярышларны кабул итәргә әзер булуы турында рәсми хат юллаган. Кыргызстан, үз чиратында, аларны әзерләүдә һәм үткәрүдә кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер.
Соңрак Россия спорт министры Михаил Дегтярев, ачылыш тантанасыннан фотолар урнаштырып, үзенең телеграм-каналында бу мәгълүматны раслады.
Тантананың кунаклары арасында Россия Президенты Владимир Путин, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди, Казакъстан Президенты Касым-Жомарт Токаев һәм башка дәүләтләрнең җитәкчеләре бар иде. Чарада шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Элегрәк VII Күчмә халыклар уеннарын үткәрү ихтималы булган мәйданчыклар арасында Алтай Республикасы һәм Башкортстан да аталган иде. Бишкәктәге ачылыш тантанасында бу вариантлар телгә алынмады.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз