Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
24-26 апрельдә «Татарча диктант» Бөтендөнья акциясе узачак
24-26 апрельдә «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе узачак, дип хәбәр иттеләр ТР Мәдәният министрлыгында.
Чара мәктәп укучыларын, студентларны, укытучыларны, галимнәрне, мәдәният эшлеклеләрен, журналистларны, шулай ук татар телен өйрәнүче башка милләт вәкилләрен берләштерә. Акциядә катнашу ирекле һәм бушлай. Яшенә, җенесенә, белеменә һәм һөнәренә карамастан, анда һәркем катнаша ала.
Быел акция унберенче мәртәбә уза һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланачак. Аның иҗаты татар теле, әдәбияты һәм халыкның милли үзаңы үсешенә зур йогынты ясаган.
Проект «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы нигезендә тормышка ашырыла, ул туган телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Беренче тапкыр акция 2016 елда Бөтендөнья татар яшьләре һәм креатив татар активистлары форумы инициативасы белән үткәрелде. Беренче елларда ул Татарстанда һәм берничә төбәктә генә узган булса, бүген инде акция Россиянең 26 илендә һәм 73 төбәгендә яшәүче татарларны берләштерә.
Чара ике форматта уздырыла: офлайн - махсус оештырылган мәйданчыкларда (мәктәпләрдә, университетларда, мәдәни үзәкләрдә, китапханәләрдә) һәм онлайн - diktant рәсми сайты аша. Диктант «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында, шулай ук акциянең рәсми сайтында трансляцияләнәчәк.
Акцияне Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан федераль университеты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе оештыра. Партнерлар арасында ТР Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз