Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«ВСЕ СВОИ» патриотик марафонына зәйлеләр дә кушылды
Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм итү өчен уздырылучы «ВСЕ СВОИ» патриотик акциясендә Зәй районы да катнашты. Акция «Татарстан-Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясендә 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Зәйдә «ВСЕ СВОИ» марафоны көндезге сәгать 10да «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда башланды, дип яза "Зәй офыклары" сайты . Биредә яшьләр идарәсе белгечләре хәрби күргәзмә оештырды. Бу хакта яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ростислав Аладышкин әйтте.
«Безнең белгечләребез бирегә килүчеләргә, Җиңү бульварында йөрүчеләргә марафон турында сөйләп, контракт буенча хезмәт турында әзерләнгән буклетларны тарата. Халык кызыксына, үзләрен борчыган сорауларын да бирә», - диде Ростислав Аладышкин.
«Энергетик» Мәдәният сарае каршына марафонда катнашырга килүчеләрнең берсе – эчке эшләр органнары ветераны Фоат Хатыйпов яшь егетләрне илебезнең чын патриотлары булырга чакырды. «Их, яшьрәк чагым түгел шул, ике дә уйламый китәр идем. Миңа хәзер 75 яшь. Илебез иминлеге сагына бик теләп басар идем. Яшьләрне илебезнең чын патриотлары булырга чакырам», - диде Фоат Хатыйпов.
«Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда көндезге сәгать 3тән кичке сәгать 5кә кадәр «Үзебезнекләрне ташламыйбыз» патриотик концерты узачак.
- 12 сәгатьлек «ВСЕ СВОИ» марафоны хәрби комиссариатлардан контракт хезмәтенә чакыру пунктлары вәкилләрен, социаль хезмәтләр һәм хәйрия оешмалары хезмәткәрләрен, «Ватанны саклаучылар» фондын, 117 нче call-үзәк белгечләрен, шулай ук дин әһелләрен һәм хакимият вәкилләрен берләштерә.
- Тулы трансляция ТНВ телеканалында, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Республика Татарстан» төркемендә, социаль челтәрләрдә, «БИМ-радио»да, «Күңел», «Авторадио», «Ди-ФМ» радиосында бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз