Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан хастаханәләрендә хәзер грипптан дәваланучыларның берсе дә прививка ясатмаган
Хәзерге вакытта хастаханәләрдә грипптан дәваланучы пациентларның берсе дә прививка ясатмаган булган. Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы, Казан дәүләт медицина академиясенең эпидемиология һәм дезинфектология кафедрасы доценты Дмитрий Лопушов «Татар-информ» агентлыгында 2026 елның ноябрь аена агымдагы санитар-эпидемиологик хәлгә багышланган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Бүгенге көндә республика грипп йоктырган 152 кеше, шул исәптән 39 бала хастаханәгә салынды. Алар, нигездә, Казан һәм Чаллының йогышлы авырулар хастаханәләрендә яки стационарлардагы бүлекләрдә дәвалана. Хәлләре уртача, шулай ук авыр хәлдәгеләре дә бар, әмма берсенең дә гомеренә куркыныч янамый. Ясалма вентиляция аппаратларына тоташтырылган авырулар юк. Иң мөһиме – аларның берсе дә гриппка каршы прививка ясатмаган», – диде Лопушов.
Ул шулай ук хастаханәдә дәваланучыларның күбесе 60 яшьтән өлкәнрәкләр һәм биш яшькә кадәрге балалар, гриппка каршы прививка ясатмаган һәм хроник авырулардан интегүче кешеләр булуын искәртте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз