Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Время кино» питчингында катнашачак региональ проектларның исемлеге чыкты
Питчингта төшерелә башлаган проектлар катнаша.
«Время кино» питчингында катнашачак региональ проектларның исемлеге чыкты. Авторлар үз проектларын 9 апрель көнне Казанда яклый алачак.
Оештыручылар әйтүенчә, питчингка 25 регионнан 66 гариза үткән. Шуларның 34 тулы метражлы нәфис фильм, 18е кыска метражлы, 14е – документаль. Проектлар Барнаул, Владивосток, Владикавказ, Горно-Алтайск, Грозный, Екатеринбург, Йошкар-Ола, Казан, Кемерово, Киров, Красноярск, Липецк, Люберцы, Мәскәү, Нефтекамск, Түбән Новгород, Пермь, Санкт-Петербург, Төмән, Улан-Удэ, Уфа, Чиләбе, Черкесск, Чита, Якутск шәһәрләреннән кабул ителгән.
Гаризалар өч критерий буенча каралган. Беренчедән, гариза бирүченең яше 35тән узмасын. Икенчедән, проект региональ булсын. Өченчедән, ул work-in-progress стадиясендә, ягъни гамәлгә ашырыла башлаган булырга тиеш.
Һәр номинация лауреаты «Алтын тәлинкә» кинопремиясе проекты кысаларында акчалата призга ия була. Питчинг РФ мәдәни инициативалар мәдәни фонды ярдәме белән оештырылган.
Питчингның приз фонды – 700 000 сум. Тулы метражлы нәфис фильм өчен 350 мең сум, кыска миетражлы нәфис фильм өчен 150 мең сум, документаль кино өчен 200 мең сум бирелә.
Әлеге акчалар киноны төшереп бетерергә, монтажга, postproduction этабына яки кинопроектны этәрү өчен кулланыла ала.
Питчинг «Ногай» отеленең конференцияләр залында үтәчәк.
Шорт битенә төшерелә башлаган түбәндәге проектлар кергән.
Тулы метражлы нәфис фильмнар категориясе:
- «Микулай» (И. Рәхимбай), Казан
- «Мой друг нерпа» (В. Бутуханов, Е. Шушарев), Улан-Удэ
- «Тропа» (М. Кулунаков, О. Кулунакова), Горно-Алтайск
- «Тайна Озера», (Е. Бронникова, А. Бронникова), Киров
- «Лихо» (М. Погудин), Екатеринбург
- «Дриммейкер» (Н. Дашевская), Екатеринбург
- «Мишка» (Ю. Захарова, Е. Морозова), Казан
Кыска метражлы нәфис фильмнар категориясе:
- «Хайбулла» (Р. Шайхетдинов), Уфа
- «Говядина» (Е. Куприянова), Кемерово
- «Голос ветра» (А. Адамов), Якутск
- «Девочка и улитка» (Х. Эфре), Липецк
- «По протоптанным тропам» (В. Емелин), Екатеринбург
- «Momentum» (П. Москвин), Казан
- «Не Иван, или Как приручить Богатыря» (Д. Шаблий), Йошкар-Ола
Документаль кино категориясе:
- «Перформанс» (К. Гайнет), Уфа
- «Птичканутые» (Ю. Макарова), Санкт-Петербург, Великий Новгород
- «Белая земля» (А. Адамов), Якутск
- «Возвращение» (С. Богдановская), Владивосток
- «Геологи» (М. Погудин), Екатеринбург
- «Сосновый ключ» (Б. Минкин), Казан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз