news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгород өлкәсендә дрон административ бина парковкасына һөҗүм иткән, бер кеше үлгән

Белгород өлкәсенең Шебекино шәһәрендә Украина пилотсыз очкычы административ бина парковкасына һөҗүм иткән, нәтиҗәдә бер кеше һәлак булган. Бу хакта Белгород өлкәсе оператив штабы хәбәр итә. Алган җәрәхәтләрдән ир-ат шунда ук үлгән.

Тагын бер пилотсыз очкыч шәхси йорт ишегалдында шартлаган – өйнең алгы өлешенә зыян килгән, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot