news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгород өлкәсендә пилотсыз очкыч һөҗүме нәтиҗәсендә ир-ат һәлак булган

Белгород өлкәсенең Грайворон шәһәрендә дошман пилотсыз очкычы шартлау нәтиҗәсендә ир-атның гомере өзелгән. Бу хакта өлкәнең оператив штабы хәбәр итә. Ир-ат авыр тән җәрәхәтләре алган һәм урында ук һәлак булган.

«Аның туганнары һәм якыннарының олы кайгысын уртаклашабыз», – диелә хәбәрдә.

Өлкә оператив штабында искәртүләренчә, Грайворон шәһәрендә Украина пилотсыз очкычлары һөҗүме нәтиҗәсендә автомобиль кузовы, күп фатирлы йортның пыяла конструкциясе, шәхси йортның түбәсе һәм тәрәзәләре зыян күргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot