Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Белгород өлкәсендә пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында ир-ат һәлак булган
Белгород өлкәсендә Украина Кораллы пилотсыз очкычы һөҗүме нәтиҗәсендә ир-ат һәлак булган. Бу хакта төбәк оператив штабында хәбәр иттеләр.
Фаҗига Валуйск округының Уразово бистәсендә булган. Пилотсыз очкыч автомобильгә һөҗүм иткән. Бер кеше шунда ук һәлак булган, калган өчесе зыян күргән.
Зыян күрүчеләрнең берсе бик авыр хәлдә, калганнары төрле тән җәрәхәтләре алган, диелә хәбәрдә.
Дрон һөҗүм итү нәтиҗәсендә машинага ут капкан. Ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән инде. Тагын дүрт автомобиль, шулай ук коммерция бинасының фасады зыян күргән, дип билгеләп үтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз