news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Украина пилотсыз очкычы юк ителгән

Татарстанда Украина Кораллы көчләре пилотсыз очкычы юк ителгән. Бу хакта Саклану министрлыгы хәбәр итә. Узган төндә Россиядә Украинаның барлыгы 223 пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән.

«Узган төндә, 22 июльдә 20.00 сәгатьтән 23 июльдә 8.00 сәгатькә кадәр, һава һөҗүменнән саклану системасы тарафыннан Белгород, Брянск, Волгоград, Воронеж, Калуга, Курск, Орел, Оренбург, Ростов, Рязань, Самара, Саратов, Тверь, Тула, Ульяновск өлкәләре, Мәскәү төбәге, Кырым һәм Татарстан республикалары территориясендә, шулай ук Азов диңгезе акваториясендә Украинаның самолет тибындагы 223 пилотсыз очу аппараты юк ителде», - диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot