news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Украина пилотсыз очкычлары Туапседагы диңгез портына һөҗүм иткән, бер кеше һәлак булган

Туапседагы диңгез портына дошманның пилотсыз очкычлары һөҗүме нәтиҗәсендә ир-ат һәлак булган. Бу хакта Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьев хәбәр итте. Тагын бер ир-ат зыян күргән, аңа медицина ярдәме күрсәтәләр, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Элегрәк Туапседа торак йортларга пилотсыз очкычлар һөҗүме турында хәбәр ителгән иде, нәтиҗәдә 30 корылмага зыян килгән. 14 яшьлек кыз һәм бер хатын-кыз һәлак булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot