news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Яшел Үзән районында дошман пилотсыз очкычлары юк ителгән

Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев Татарстанның Яшел Үзән районында дошман пилотсыз очкычлары бәреп төшерелүе турында хәбәр итте. Аның мәгълүматлары буенча, пилотсыз очкыч ватыклары гражданлык объектына төшкән.

«Гражданлык объектларының берсендә дрон ватыклары төшү нәтиҗәсендә янгын чыкты, ул оператив рәвештә сүндерелде. Урында оператив хезмәтләр эшли. Зыян күрүчеләр юк», - дип язган Афанасьев МАКС мессенджерында.

news_right_1
news_right_2
news_bot