Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Врангель утравы» һәм «Уссури елгасы»: Казан зооботаника бакчасын нинди үзгәрешләр көтә?
Киләчәктә, яңа тематик зоналар булдырылгач, Казан зооботаника бакчасын кар барсы һәм мускус үгезе тулыландырачак. Әлегә монда оранжереяны коткару белән мәшгульләр – оранжерия бинасы 100 елдан артык элек төзелгән. Бина бик иске булу сәбәпле, инде берничә ел монда килүчеләрне кертмиләр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

«Вольерлар бик иске – аларның 20 проценты кулланылмый»
Казан зооботаника бакчасы - бай тарихлы урын, әмма иске өлешенә ашыгыч рәвештә ремонт ясарга кирәк, ди учреждение директоры Сергей Павлов. Оранжерея белән Фукс йорты аеруча зур игътибар таләп итә. 2011 елда алар, шулай ук ачык грунттагы ботаник кишәрлекләре төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты буларак рәсмиләштерелде.
«Ике бина да 80 проценттан арттыка тузган», – дип зарланды Павлов.
Оранжерея берничә ел инде кунаклар өчен ябык: аның пыялалары ватыла, штукатуркасы коела, электр чыбыклары да сафтан чыккан. Фукс йорты – XIX гасырга караучы тарихи бина – шулай ук начар хәлдә: аны соңгы тапкыр 1991 елда ук ремонтлаганнар, анда да металл түбәсе генә алыштырылган. Хәзер ул акрынлап җимерелә бара – бина фасадыннан штукатурка кисәкләре һәм кирпеч фрагментлары коела, бу тарихи объект өчен куркыныч тудыра.

Фото: © kzn.ru
«Тарихи территорияне тулысынча төзекләндерергә кирәк. Андагы вольерлар искергән. Аларның 20 проценты инде файдаланылмый», – ди зооботаника бакчасы директоры.
Зооботаника бакчасының тарихи өлешен яңартырга кирәклеге турында күптән сөйлиләр. Беренче итеп оранжереяны ремонтларга планлаштыралар - проект инде әзер, аны «Татинвестгражданпроект» белән бергә эшләгәннәр һәм Төзелеш министрлыгына, архитектура идарәсенә һәм һәйкәлләрне саклау комитетына килештерүгә юллаганнар.
Аннары зооботаника бакчасын үстерү дәвам итәчәк. План буенча биредә яңа тематик зоналар – «Врангель утравы», «Уссури елгасы» һәм «Байкал күле» булдырылачак. Аларда кызыл китапка кергән сирәк хайваннар, мәсәлән, кар барсы һәм мускус үгезе яшәячәк.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Казан зооботаника бакчасында бик күп төрле үсемлекләр һәм хайваннар тупланган
Казан зооботаника бакчасы Россиядә иң борынгы бакча санала. Аның үзенчәлеге шунда: биредә зоологик һәм ботаник коллекцияләр бергә кушылган, дип сөйләде Сергей Павлов.
Зооботаника бакчасының тарихы 1806 елда ук башлана, ул вакытта биредә үсемлекләрнең беренче коллекциясе барлыкка килә. Хәзер биредә 2 меңгә якын төрдәге 4,5 мең үсемлек исәпләнә. Кайбер үсемлекләр монда инде гасырдан артык үсә: мәсәлән, биек трахикарпуска – 190 яшь, Канар хөрмәсенә – 100 яшь, ә казак артышына – 180 яшь.
Биредә хайваннар да күп – 133 төрдәге 4,7 меңгә якын хайван. Зооботаника бакчасында 2019 елның декабрендә ачылган «Замбези елгасы» территориясе аерым урын алып тора. Анда Африкадан 62 төрдәге 270 җәнлек исәпләнә.

Фото: © kzn.ru
«Рөстәм Миңнехановка һәм Илсур Метшинга рәхмәт белдерәсем килә. Казанда яшәүчеләр һәм шәһәребез кунаклары хәзер Африканың уңайлы почмагын карый ала», – ди Павлов.
Зооботаника бакчасы сирәк хайваннарны яклау буенча халыкара программаларда да катнаша һәм зоопарклар һәм аквариумнарның ЕвроАзия төбәк ассоциациясенә (ЕРАЗА) керә. Шулай ук ул Россия зоопарклар һәм аквариумнар берлегендә (Созар) тора. Узган елның көзендә «Мәдәният» телеканалында Иван Затевахин белән Казан зооботаника бакчасына багышланган «Хайваннар турында диалоглар» тапшырулары сериясе чыкты – барлыгы 14 серия.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Узган ел зоопарк 800 меңгә якын кунакны каршы алып, рекорд куйды
Соңгы елларда Казан зооботаника бакчасына килүчеләр саны артты, ди Сергей Павлов. 2020 елдан башлап «Замбези елгасы»ның яңа территориясен 2 миллионнан артык кеше караган, ә иске өлешен – 500 меңнән артык. Иң күп кунаклар 2024 елда килгән – гомумән алганда 781 мең.
Зооботаника бакчасы директоры моны яңа экспозицияләр барлыкка килү белән генә түгел, ә коллективның бердәм эшләве белән дә аңлата. Бүгенге көндә биредә 150 кеше эшли.
Килүчеләр бигрәк тә Мавинго кушаматлы 24 яшьлек горилланы үз итә. Ул 186 кг авырлыкта һәм зооботачылыкның чын символына әйләнгән.
Зообакчадагы тагын бер «йолдыз» – Филимон исемле фил. Аны Казанга Мәскәү зоопаркыннан ике ел элек алып кайтканнар. Бу вакыт эчендә ул шактый үскән – авырлыгы 800 килограммга якынлашкан. Филгә рәхәтрәк булсын өчен аның вольерына «тропик яңгыр» системасын урнаштырганнар, ә коры чокырны сулыкка әйләндергәннәр.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Ике мөгезборын алып кайтачакбыз һәм үрчи торган гориллалар булачак»
Быел Казан зооботаника бакчасына ике ак мөгезборын алып кайтырга ниятлиләр. Алар «Замбези елгасы» экспозициясенең бер өлеше булачак. Сергей Павлов сүзләренчә, бу елның төп вакыйгаларының берсе булачак һәм ул Африка хайваннары коллекциясен шактый киңәйтәчәк, территория тагын да кызыклырак булачак.
Зоопарк шулай ук үрчи торган гориллалар төркемен булдыру өстендә эшли. Хәзер биредә өч ата горилла яши, Мәскәү зоопаркыннан ике ана горилла алып кайтырга җыеналар.
«Бу сирәк төрләрне саклау өчен мөһим адым», – ди зооботаника бакчасы директоры.
Моннан тыш, сирәк очрый торган кошлар белән дә эш дәвам итә. 2024 елда зоопаркка ике пар балабон-лачыннарын алып кайтканнар - алар Россиянең Кызыл китабына кертелгән. Ике балалары да пәйда булган, парларның берсе йомырка салуын дәвам итә. Соңрак яшь кошларны Кама Тамагында иреккә чыгарырга ниятлиләр.

Фото: © kzn.ru
Зооботаника бакчасын Рөстәм Миңнехановка күрсәтәчәкләр
«Замбези елгасы»нда Африка хайваннары коллекциясе тулысынча диярлек җыелган – 94 процентка, дип хәбәр итте Казан мэрының беренче урынбасары Денис Калинкин. Аның сүзләренә караганда, эш гади булмаган: хайваннарны Африкадан алып кайту өчен халыкара элемтәләр урнаштырырга, ә кайчак килешүләрне яңадан карап чыгарга, башка юллар эзләргә туры килгән. Хәзер эшнең бу өлеше тәмамланган диярлек.
Калинкин сүзләренчә, хәзер иң мөһиме – зоопаркның иске өлеше турында уйлау. Ул җитди яңартуны таләп итә. Ул шулай ук зооботаника бакчасына якын арада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килергә тиешлеген әйтте.
«Бу визитның нәтиҗәсе конкрет карарлар булыр дип өметләнәбез. Объект шәһәр һәм республика өчен мөһим, ә аның иң борынгы оранжереясы уникаль дә әле», – дип йомгаклады ул.
Александра Давыдова, tatar-inform.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз