news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика клиник хастаханәсе табиблары махсус операция хәрбиенең бавырыннан ярчык алган

Фото: Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәте

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары махсус операция хәрбиенең бавырын тишеп кергән металл ярчыкны алган.

45 яшьлек ир-ат узган ел хәрби хәрәкәтләр зонасында җәрәхәтләнгән. Ярчыкны Республика клиник хастаханәсендә тикшерүләр үткәргән вакытта тапканнар.

Республика клиник хастаханәсенең 2нче номерлы хирургия бүлеге командасы ике сәгать дәвам иткән операция вакытында ярчыкны алган һәм берничә көннән соң хәрбине өенә кайтарып җибәргәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot