Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Табиблар Андес хантавирусының Россиягә ничек эләгергә мөмкин икәнен аңлатты
Андес хантавирусы Европада һәм Азиядә очрамый. Шул ук вакытта, ул Россия территориясенә үтеп керергә мөмкин. Эпидемиолог һәм йогышлы авырулар табибы «Татар-информ» агентлыгына аның нинди юллар белән керергә мөмкин икәнен аңлатты.
Вирус инкубация чорында булган вакытта аны йоктырган кеше санитар-карантин контролен узган очракта вирус Россия территориясенә үтеп керергә мөмкин.
«Инкубация чоры уртача ике атна тәшкил итә. Андес хантавирусының максималь срогы биш-алты атнага кадәр сузылырга мөмкин, әмма бу сирәк күренеш», – дип белдерде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәертынов.
Әмма Атлантик океанда MV Hondius корабы пассажирлары йоктырган нәкъ менә шул авыруның эпидемиясе башлану куркынычы безнең полосада юк.
«Вирусны йоктырырга мөмкин, ләкин ул алга таба таралмаячак, чөнки табигый резервуар булырга тиеш, ә ул резервуар ролен үтәгән кимерүчеләр биредә яшәми», - диде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов агентлык хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз