Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанга күченгән дефицитлы белгечлек табибына бер тапкыр 1 млн сум бирергә мөмкиннәр
Татарстанда Россиянең башка төбәкләреннән, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән дефицитлы белгечлек табибларын җәлеп итү өчен бер мәртәбә түләү кертергә ниятлиләр. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы шундый инициатива белән чыкты. Республика Министрлар Кабинетының карар проекты хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза.
Түләү күләмен бер белгечкә 1 миллион сум күләмендә билгеләргә тәкъдим ителә. Акча Татарстан бюджетыннан бүлеп биреләчәк. Документта дефицит белгечлекләр исемлеге әлегә күрсәтелмәгән.
Шул ук вакытта, табиб поликлиникада кимендә өч ел эшләргә тиеш дигән шарт бар. Әгәр хезмәт килешүе вакытыннан алда өзелсә, алынган акчаларны кире кайтарырга туры киләчәк.
Әлеге түләүне Россиянең башка төбәкләреннән югары медицина белеме һәм сәламәтлек саклау системасында эш тәҗрибәсе булган табиблар алырга хокуклы. Шулай ук агымдагы елда медицина югары уку йортларын тәмамлаган, тулы ставкага республика хастаханәләренә урнашкан яшь белгечләр дә ярдәмгә өмет итә алачак.
Төп эш урыны буенча төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы медицина оешмасы белән беренче тапкыр хезмәт килешүе төзүчеләрнең гариза бирү хокукы бар. Төп шартларның берсе - югары уку йортында максатчан белем алмау.
Тәҗрибәле белгечләр өчен өстәмә таләп билгеләнгән: соңгы өч ел дәвамында алар министрлык карамагындагы медицина оешмаларында эшләргә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз