news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиб каникулларда балаларны имгәнүләрдән ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде

Язгы каникуллар башлану белән балалар күбрәк вакытын урамда велосипедта, самокатта һәм роликларда йөреп үткәрә, һәм бу чорда аларның имгәнү куркынычы сизелерлек арта. Профессор В.Н.Розанов исемендәге Пушкин клиник хастаханәсенең 2нче стационары травматология бүлеге мөдире Геннадий Гордеев сөйләгәнчә, балалар травматизмының 84 процентын кул-аяклар сыну очраклары (бигрәк тә 10-12 яшьлек балалар арасында) тәшкил итә.

Белгеч сүзләренчә, самокатлар, электр самокатлары һәм велосипедлар аеруча куркыныч.

«Балалар сәламәтлеген саклауның төп нигезе – югарыда атап үтелгән ике тәгәрмәчле транспорт чараларын куллану кагыйдәләрен үтәү. Барысы да контрольдә булырга тиеш. Бәхетсезлек очрагыннан беркем дә иминиятләштерелмәгән», - диде табиб «Радио 1» белән әңгәмәсендә.

Әгәр бала җәрәхәт алган икән, тизрәк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Профилактика өчен саклау чараларын (шлем һ.б.) кулланырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм ашыкмаска киңәш ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot