news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиб-эндокринолог шикәр чиренең беренче симптомнарын атады

Диабет еллар буе үзен сиздермәскә мөмкин, ә аның беренче симптомнары — авыз кибү яки төнлә бәдрәфкә еш йөрү — организмда җитди үзгәрешләр күзәтелгән вакытта ук барлыкка килә. Эндокринолог, медицина фәннәре докторы Зөһрә Павлова «Радио 1» радиоканалына шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, куркынычны бәяләүнең иң гади һәм аңлаешлы ысулларыннан берсе – бил әйләнәсен үлчәү.

«Әгәр сез ир-ат һәм билегезнең әйләнәсе 94 сантиметрдан артыграк, әгәр инде хатын-кыз һәм 80 сантиметрдан артып киткән икән, бу – табибка күренү өчен җитди сәбәп», - дип киңәш итте Павлова.

Эксперт шулай ук сәламәтлек турында кайгыртуны автомобильгә техник хезмәт күрсәтү белән чагыштырып, даими рәвештә диспансеризация узарга өндәде: проблеманы никадәр иртәрәк ачыкласаң, аны хәл итүе шулкадәр җиңелрәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot