news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мисырда инсульттан соң комага киткән хатын-кыз Республика клиник хастаханәсенә кайтарылды

Мисырда комага төшкән Татарстанның атказанган укытучысы Ольга Гардиханова бүген Республика клиник хастаханәсенә кайтардылар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

Хатын-кыз реанимация бүлегендә ята. Аның хәле бик авыр һәм тотрыклы дип бәяләнә.

Аны дәвалауга республиканың әйдәп баручы белгечләре җәлеп ителде, барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 4 гыйнварда Ольга Гардиханова гаиләсе белән Мисырга килгән. Аэропортта кинәт хәле начарайган һәм аңын югалткан. Хатын-кызны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып киткәннәр, аңа геморрагик инсульт диагнозы куелган. Шул вакыттан бирле ул комада ята һәм бүгенге көнгә кадәр аңына килмәгән.

Ольга Гардиханова - Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, 30 еллык стажы булган педагог. Ул Алексеевск урта мәктәбендә укыта.

news_right_1
news_right_2
news_bot