news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Возвращение памяти» документаль фильмын тәкъдим итү чарасы була

Картинада революциягә кадәрге Россия чагылыш тапкан

 (Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанның “Мир” кинотеатрында Юрий Гвоздь төшергән «Возвращение памяти» документаль фильмын тәкъдим итү чарасы була.
«Возвращение памяти» - уенлы кино элементлары булган кыска метражлы документаль фильм. Ул Беренче Бөтендөнья сугышы башлануга 100 ел тулуга багышланган. Бу картина ТР Мәдәният министрлыгы заказы белән төшерелгән. Рольләрдә исә К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары.

Картинада шагыйрь Боратынский музее экскурсияләр алып баручысы сөйләмен, Россия халкының революциягә кадәр ничек яшәвен күрергә мөмкин. Тамашачылар архив документлары, көндәлекләр, ул вакыйгаларны күрүчеләр язып калдырган мемуарлар аша ул чор рухын тоя алачак. Фильмны караучыларга, шулай ук, геройларның үз куллары белән язылган хатларын экран аша уку мөмкинлеге тудырылган, дип хәбәр итә “Татаркино” оешмасы матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100