Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Возрождение» сәнәгать ширкәте инновацион технология буенча Бутырка карьерын торгыза
Татарстанның Питрәч районында «Возрождение» сәнәгать ширкәте инновацион технология буенча Бутырка карьерын торгыза. Законсыз чүплеккә әйләнгән чокырга рекультивант салыначак, ул урын тәртипкә китереләчәк, чүп-чар җыелып, эшкәртелә, ә өске уңдырышлы туфракта чирәм утыртылачак.
Ленино-Кокушкино авылы кырыендагы зур чокыр таш чыгару нәтиҗәсендә пәйда булган. Ул 20 елдан артык кулланышсыз торган. Шушы вакыт эчендә анда көнкүреш һәм төзелеш калдыкларын, резин покрышкалар, мебель ташлаганнар. Шул рәвешле, зур санкцияләнмәгән чүплек барлыкка килгән.
«Безгә 90 га тирәсе мәйданда җирне рекультивацияләү йөкләнде, аның 50 гектарга якынын шушы чокыр биләп тора. Аның тирәнлеге 30 метрга җитә, бу тугыз катлы йорт биеклегенә тәңгәл, ә озынлыгы - 1,5 км. Безнең бурыч – шушы чокырны «тернәкләндерү», - дип сөйләде «Возрождение» сәнәгать компаниясе ҖЧҖ участогы башлыгы Николай Потапов.

Эшләр 2024 елның икенче яртысында, рекультивант грунт суларына эләкмәсен өчен, шушы участок җирен күтәртүдән һәм гидроизоляциядән башланган.
«Территорияне киртәләп алдык, мәгълүмат такталары, шлагбаум, кечкенә вагон куйдык. Утильләштерүгә төзелгән килешүләр буенча чүп-чарны җыйдык, сортларга аерып чыгардык. Мәйданда үсә торган чыршылар һәм наратлар зыян күрмәде, алар күрше территорияләргә күчереп утыртылды», – дип билгеләп узды Потапов.
Алда сыйфатсыз, начар торышлы җирләрне торгызу буенча зур эш көтә, зур участокны тәртипкә салу өчен берничә ел кирәк булачак. Болар барысы да районда экологик хәлне яхшырту өчен эшләнә.
Кулланыла торган технологиянең уникальлеге шуннан гыйбарәт: рекультивант әзерләү өчен, ком, грунт һәм вак таш кебек табигый материаллар урынына калдыклар файдаланыла. Бу чүп-чарны икенчел кулланышка – файдалы эшкә тотарга мөмкинлек бирә.

«Мондый технология начар торышлы табигый, антропоген һәм табигый-антропоген җирләргә карата кулланыла. Бу эшләр төбәктәге экологик вазгыятьне яхшыртуга юнәлдерелгән», - дип аңлатты Потапов.
Торгызу эшләре төгәлләнгәч, чокыр урынына чүп-чардан арындырылган яшел табигать территориясе барлыкка киләчәк. Экологик чиста участок милекче карамагына тапшырыла, ул аны үзе теләгәнчә кулланачак.
Кирәкле материалны эш бара торган участокка илтү өчен, «Возрождение» үз хисабына Бутырка карьерына таба вакытлыча юл салган. Трассага чыга торган башка юл да бар, тик аның торышы канәгатьләнерлек түгел.
«Ул юл бик җимерек, анда инде 30 еллап капиталь төзекләндерү булмады, чокырлы урыннарны ямап кына тордылар. Ул юлдан еш кына Казан ягына вак ташлы йөк машиналары йөри. Безнең транспорт авырлык контролен уза, ул юлны без җимермәдек», - дип тәгаенләде Николай Потапов.
Сәнәгать һәм төзелешнең IV-V класс куркынычлы калдыкларын кулланып, техноген чокырлар, карьерлар, сәнәгать-җитештерү калдыклары чокырлары булган яраксыз җирләрне торгызу белән «Возрождение» сәнәгать компаниясе 2002 елдан бирле шөгыльләнә. Андый калдыклар, егәрлеге җитмәгәнлектән, еш кына махсуслаштырылган участокларда кабул ителми. Кулланыла торган технология берьюлы ике проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирә - полигоннар күләмен саклау һәм куркыныч чүп калдыкларын утильләштерү.

«Возрождение» – «Санитар-экологик хәлне яхшырту буенча чаралар үткәрү өчен» һәм «Табигатьне саклау эшчәнлеге лидеры» номинацияләрендә республика һәм бөтенроссия конкурслары җиңүчесе. Уңышлы проектлар исәбендә – Түбән Кама ТЭЦ, Казан ТЭЦ-3 һәм Новочебоксарскида Чувашия Төзелеш министрлыгының «Биологик чистарту корылмасы» предприятиесенең шлам туплау корылмалары территориясендә чокырларны рекультивацияләү. Моннан тыш, «Бахетле-Агро» ҖЧҖ җирләрендәге чокыр һәм Зәй районы электр станциясе (ГРЭС) шлам кыры торгызылган.
«Возрождение» сәнәгать компаниясе» ҖЧҖ рекламасы
Наталья Рыбакова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз