news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вознесение трактыннан йөрү 2048 елга кадәр түләүле булачак

Казанда Вознесение трактының икенче участогыннан йөрү тагын 24 елга якын – 2048 елның 15 декабренә кадәр түләүле булачак. ТР Министрлар Кабинеты карарын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Сүз Вознесение трактының Җиңү проспектыннан алып «Идел» М7 трассасына кадәр 7,6 километр озынлыктагы участогы турында бара. Бушлай йөрү өчен альтернатива буларак Мамадыш тракты (озынлыгы – 7,184 километр) файдаланылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot