news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вознесение трактында төнлә булган авариядән соң Kia йөртүчесе хастаханәдә үлгән

Казанның Вознесение трактында төнлә булган авариядән соң Kia автомобиле йөртүчесе хастаханәдә вафат булган. Бу хакта Казанның Дәүләт автомобиль инспекциясе хәбәр итте.

Алдарак «Татар-информ», Kia машинасының 44 яшьлек йөртүчесе куркынычсыз ян як интервалын сайламыйча Mazda 6 автомобиленә бәрелгәнен язган иде. Бәрелүдән Kia машинасы юл баганасына килеп кергән, аннары җиңел машина тавыштан саклаучы юл киртәсенең өч секциясен җимергән һәм ауган.

news_right_1
news_right_2
news_bot