news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевскида махсус хәрби операция ветераннары өчен бердәм үзәк төзеләчәк

Менделеевскида махсус хәрби операция ветераннары өчен бердәм үзәк төзеләчәк

Менделеевскида элеккеге казначылык бинасын «Патриот» үзәгенә тапшыралар. махсус хәрби операция, әфган һәм чечня сугышлары ветераннарының иҗтимагый берләшмәләре, шулай ук ветераннар советы бер түбә астында берләшер дип көтелә. Яңа киңлек очрашулар, үзара ярдәм һәм уртак эш өчен мәйданчык булачак.

Әлеге карар турында район башлыгы Роберт Искәндәров, ветераннар һәм волонтерлар оешмалары вәкилләре катнашында узган күчмә киңәшмәдә фикер алыштылар.

«Иң элек янәшәдәге территориядә өмә үткәрергә, бинаны төзекләндерергә, кирәкле җиһазлар сатып алырга һәм этаплап ремонт ясарга кирәк. Хәзер безнең өчен ветераннар һәм хәрбиләргә ярдәм итүдән дә мөһимрәк нәрсә юк», - дип искәртте Искәндәров.

Очрашуда шулай ук махсус хәрби операция ветераны Владимир Юдин да катнашты. Аның сүзләренчә, бүген районның ветераннар һәм волонтерлык оешмалары уртак эшчәнлек алып бара, ә бер урында берләшү аның нәтиҗәлелеген сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирә.

«Безнең эштә оператив эш итү һәм безне ишетүләрен аңлау мөһим. Биредә без тагын да активрак эшчәнлек җәелдерергә ниятлибез - моның өчен мөмкинлекләр артачак», - дип белдерде Владимир Юдин.

Менделеевск районы хакимиятендә хәбәр итүләренчә, бинаны әзерләү буенча төп эшләрне җәйгә төгәлләргә ниятлиләр.

Фотолар: Татарстанның Менделеевск районы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot