news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Возьмемся за руки, друзья» фестиваленең Гала-концерты быел беренче мәртәбә Казанда узмады

Арча районында узган Гала-концертны Татарстан Дәүләт Советы депутатлары – “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар оешмасы әгъзалары тамаша кылды.

«Возьмемся за руки, друзья» фестиваленең Гала-концерты быел беренче мәртәбә Казанда узмады
gossov.tatarstan.ru

(Арча, 20 апрель, «Татар-информ», Чулпан Шакирова). Физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең “Возьмемся за руки, друзья” республика фестиваленең быелгы Гала-концерты беренче тапкыр башкала сәхнәсендә түгел, ә районда узды. Бүген Арча мәдәният йортында узган концертны Татарстан Дәүләт Советы депутатлары – “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар оешмасы әгъзалары тамаша кылды. Исегезгә төшерик, алар бүген бирегә “Авыл хатын-кызы - игътибар үзәгендә” темасына күчмә утырышка җыелды.

“Без бер генә Гала-концерт белән чикләнмәскә уйлаштык. Балалар чыгыш ясарга ярата. Әгәр алар нәрсәгә дә булса өйрәнгән һәм бу аларның килеп чыга икән, нигә әле мөмкинлек бирмәскә?” – диде Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар оешмасы җитәкчесе Татьяна Ларионова. 

Искәртеп үтик, әлеге фестиваль ел саен уздырыла. Сайлап алу турларында 500ләп кеше катнаша. Шуңа күрә ул район масштабыннан үсеп, республика фестиваленә әйләнде.

Бүген «Возьмемся за руки, друзья” фестивале символы Лаеш районына тапшырылды. Димәк, киләсе Гала-концерт Лаешта узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100