Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дөньяда Эбола бизгәге таралу куркынычы түбән
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы дөньяда Эбола бизгәге таралу куркынычын түбән дип бәяләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Без куркынычны төбәк һәм илкүләм дәрәҗәдә югары, ләкин глобаль дәрәҗәдә түбән дип бәялибез», - дип белдерде оешманың генераль директоры Тедрос Адханом Гебрейесус Женевадагы матбугат конференциясендә.
Ул хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Эбола бизгәген йоктыруның 600 очрагы, шулай ук бу авырудан 139 үлем-китем очрагы билгеле. Әлеге чирне йоктыручылар саны артуын дәвам итәр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз