news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Воткинскида кош теле пешерү буенча ярыш узган
Җиңүчеләр берничә номинациядә бүләкләнгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 27 май, "Татар-информ"). Воткинск шәһәрендә кош теле пешерү буенча бәйге үткәрелде, дип хәбәр итә Удмуртиянең "Яңарыш" газетасы.
Бәйрәмгә әйләнгән бәйгедә катнашучы хатын-кызлар “Тургай” ансамбленнән иде. Катнашучылар үзләре белән таныштырды, җырлады, Габдулла Тукай шигырьләрен, мәзәкләр сөйләде, кош телен пешерү серләре белән уртаклашып, әлеге татлы ризыкны тамашачыларга, жюрига иҗади яктан тәкъдим итте.
Бәйге “Тургай” ансамбле җырчыларының, Ижау шәһәреннән “Шатлык” халык ансамбле җитәкчесе Фәния Гаделшинаның матур җырлары белән үрелеп барды.
Воткинск шәһәренең иң оста кош теле пешерү остасы булып Фәния Кожевникова танылды. “Милли рухлы хуҗабикә” номинациясенә — Фәридә Хөсәенова, “Алтын куллы хуҗабикә” номинациясенә — Гөлсимә Останова, “Шаян, булдыклы хуҗабикә” номинациясенә — Фәридә Хәбирова лаек булды.
Бәйгедә катнашучыларга, оештыручыларга Воткинск татарлары автономиясе, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, Удмуртиянең “Ак калфак” оешмасы, “Яңарыш” газетасы редакциясе исеменнән Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot