news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Воткинск шәһәрендә иске Татар зиратын тәртипкә китерү дәвам итә
Биредә черегән агачларны, куакларны кисеп, зират өслеген чистарталар.
Скопировать ссылку
(Казан, 3 июль, "Татар-информ"). 14 июль көнне Воткинск шәһәрндәге иске Татар зиратын чистартуның икенче өлеше башланачак. Бу хакта Воткинск татарларының социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
Беренче өмәне җирле татарлар 29 июньдә үткәргән иде. Хәзер исә черек агачларны, куакларны кисеп, зират өслеген алардан аерындыру бурычы тора.
"Беренчедән, ярты гасыр эчендә зират чытырманлыкка әйләнгән. Икенчедән, куаклык булган җиргә халык пакетлар белән чүп ташлый. Өстәвенә, яшәр урыны булмаган кешеләр бирегә төн кунарга килә. Өченчедән, әби-бабаларыбыз җирләнгән урыннарны тәртипкә китерергә вакыттыр", - диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2