Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Воткинск шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе 15 еллык юбилеен билгеләп үтте
(Казан, «Татар-информ», «Яңарыш», Рәфилә Рәсүлева) 14 октябрьдә Воткинск шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе үзенең 15 еллык юбилеен тантаналы рәвештә билгеләп үтте. Воткинск шәһәренең «Юбилейный» мәдәният йорты фойесында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илмир Ямалов кунакларны җырлатып-биетеп каршы алды. 15 еллык юбилей үзенчәлекле итеп оештырылган иде. Тамашачылар залда өстәл артында утыра, ә сәхнәдә тамаша бара.
Татар эшмәкәрләре канаты астында
Воткинск татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рафаэль Фәтхуллин бәйрәмне башкарган эшләргә кыскача нәтиҗә ясаудан башлады. Воткинск мәчетен, зиратын шәһәрнең татар эшмәкәрләре һәрвакыт кайгыртып торалар. 12нче мәктәпнең бер классын татар теле буенча факультативлар уздыру өчен төзекләндерделәр. 2017, 2026 елларда сокланырлык итеп Республикакүләм Сабан туе оештырдылар. «Дуслык» исемле татар мәдәниятенә багышланган фестиваль дә алар канаты астында уздырыла.
Шәһәрдә «Тургай», «Дуслык» ансамбльләре эшләп килә. Язучы, шагыйрә Гөлфия Исхакованы белмәгән кеше юктыр. Аның китапларын да чыгарырга автономия ярдәм итеп тора. Гомумән,татар эшмәкәрләре милли чараларга биредә һәрвакыт ярдәм кулы суза. Кайчандыр алар биш татар гына булсалар, бүген инде унбишкә җиткәннәр. Айрат Хәбиров ел да «Яңарыш» газетасын яздырып, газетаны милләттәшләребезгә тараталар. Артур Нуруллин, Рәүф Кашапов, Фоат Шәйхразиев, Фирдәвес Багаувларга автономия җитәкчесе Рафаэль Муллаян улы зур рәхмәтле.
Сез – бөек татар милләтенең бер өлеше
Тантанада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эшләү комитеты башлыгы, татар эшмәкәрләренә булышлык итү Бөтендөнья ассоциациясенең Башкарма директоры Фәрит Уразаев катнашты.
«Мин сезнең якларга бик куанып киләм. Чөнки минем бабаларым Иж буена урнашкан Салагыш авылыннан. Удмуртиядә милли-мәдәни автономия оешканда да катнашкан идем. Мәсгуд ага Гартатуевны, сездә хезмәт куйган Ирек Шәриповны хөрмәт итәм. Аларның эшләрен бүгенге көндә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе югары дәрәҗәдә алып бара. Воткинск шәһәре бик матур табигать кочагына урнашкан. Кешеләре дә гадилекләре белән аерылып тора. Сез – бөек татар милләтенең бер өлеше, шәһәрдә туып-үскән яки гомер иткән, биредә формалашкан татарлар. Сез эшмәкәрләр белән эшләүдә аерылып торасыз. Милләтебез алдындагы хезмәтләрегез өчен рәхмәт сезгә!» – диде ул.
Укытучы Земфира Селезневага һәм эшмәкәр Артур Нуруллинга Бөтендөнья татар конгрессының иң олы бүләге – «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале тапшырылды. Күп кенә милләттәшләребез Бөтендөнья Татар конгрессының, Удмуртиянең милли-сәясәт министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Сез булганда, телебез саклана
Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илгиз Салихов: «Агымдагы елда без Әгерҗе районы Воткинск татарлары белән бергә Республикакүләм Сабантуй уздырдык. Без, Татарстанда яшәүче татарлар, сезнең белән горурланып яшибез, сез булганда телебез саклана, киләчәктә балаларыбыз гореф-гадәтләрне белеп үсә», – диде.
Воткинск шәһәре имам-хатыйбы Мөхәммәтнур хәзрәт Әшрапов: «Мин Ижевск шәһәреннән бирегә практика узарга килгән идем. Шуннан биредә төпләнеп калдым. Воткинск татарларына зур рәхмәтлемен, чөнки мәчетебезгә һәрвакыт ярдәм кулы сузалар», – диде ул.
Автономияне юбилей белән котларга сәхнәгә Воткинск шәһәре башлыгы Алексей Замятаев, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, Татар иҗтимагый үзәге, «Яңарыш» газетасы, Татар эшмәкәрләр клубы, авыл эшмәкәрләре, Можга шәһәре милли-мәдәни автономиясе, удмурт, рус оешмалары вәкилләре күтәрелде. Концерт Бөтендөнья татар конгрессының бүләге – популяр җырчы Зәринә Хәсәншина җырлары белән үрелеп барды. Юбилей тантанасы милләтебезнең гимны – «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
Воткинск шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясенә киләчәктә күбрәк яшьләрне, балаларны үз оешмаларына тартуны теләп калабыз. Чөнки биш татардан унбишкә әйләнгән даирәнең эшен дәвам итүчеләр кирәк!
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз