news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Воткинск мәчете төзелешенә акча җыю дәвам итә

Хәзергә мәчетнең тышкы ягын матурлау һәм тәхәрәт бүлмәсен ясау эшләре бара.

Воткинск мәчете төзелешенә акча җыю дәвам итә
Салават Камалетдинов/архив
(Казан, 28 июль, "Татар-информ"). Воткинск мәчетен сафка бастыру өчен акча җыю дәвам итә. Бу хакта җирле татарларның социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә. 
 
Хәзергә мәчетнең тышкы ягын матурлау һәм тәхәрәт бүлмәсен ясау эшләре бара.  

Мәчет төзелешенә акчалата ярдәм итәргә теләгәннәр мәчетне төзекләндерү эшендә финанс мәсьәләләре буенча җаваплы Илдар Борһановка мөрәҗәгать итә ала, диелә хәбәрдә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot