news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә яшәүче тәрбиячене урамда йөргәндә баланы күзәтмәгән өчен хөкем итәчәкләр

Яшел Үзәндә яшәүче тәрбиячене урамда йөргәндә баланы күзәтмәгән һәм аның имгәнүенә юл куйган өчен хөкем итәчәкләр.

ТР Прокуратурасында белдерүләренчә, узган елның маенда 56 яшьлек хатын-кыз урамда йөргән вакытта балага күз-колак булмаган һәм 6 яшьлек малай, баскычтан егылып, умыртка сөяген сындырган.

Тәрбиячегә карата җинаять эше кузгатылды. Хәзерге вакытта ул судка тапшырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot