Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кемерово өлкәсе Сарсаз авылы мәчетендә балалар өчен оештырылган җәйге лагерь тәмамланды
Кемерово өлкәсенең Юрга районы Сарсаз авылындагы «Аман» мәчетендә өч көнлек җәйге лагерь тәмамланды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Лагерь программасы бай һәм төрле иде: балалар төрле уеннар уйнады, күңелле эстафеталарда ярышты, җитезлек һәм команда рухын күрсәтте, шулай ук танып белү дәресләренә йөрде. Шулай ук аңлаешлы һәм мавыктыргыч формада ислам нигезләре, әхлакый кыйммәтләр, пәйгамбәрләр тарихы белән таныштылар.
Дуслык, шатлык һәм үзара ярдәмләшү атмосферасы лагерьда өч көн дәвамында хөкем сөрде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр тиз арада уртак тел тапты, ә остазлар, аларны рухи мирас белән таныштырып, барлык сорауларына сабыр гына җавап бирде.
Лагерьның белем бирү һәм тәрбия өлешен тәҗрибәле рухи остазлар - Юрга шәһәре имамы Җоманазар хәзрәт Умаров һәм «Аман» мәчете имам-хатыйбы Шамил хәзрәт Галиев үткәрде. Аларның тырышлыгы белән дәресләр бер үк вакытта тирән һәм җанлы булып чыкты. Балалар күп кенә яңа нәрсәләр белеп кенә калмады, аларда гореф-гадәтләргә карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре дә уянды.
Лагерь татлы бүләкләр һәм файдалы бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Балалар күтәренке кәеф белә, яңа белемнәр туплап өйләренә таралды. Әти-әниләр ул-кызларында җаваплылык артуын, аларда дингә карата ихлас кызыксыну уянуын билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз