news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «ЭКОяз-2026» игелекле эшләр марафоны башлана

Татарстанда «ЭКОяз-2026» игелекле эшләр марафоны башлана
Фото: © «Татар-информ»

1 апрельдә Татарстанда санитар-экологик икеайлыкка һәм «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «ЭКОяз-2026» республика бәйгесе башлана. Бу сигез атналык изге эшләр марафоны булачак, дип хәбәр итте бүген Казанда узган брифингта ТР экология һәм табигый ресурслар министры Азат Җиһаншин.

«Узган ел конкурс барышында 1100 гаилә туган ягыбызның чисталыгын саклауга үз өлешен кертте. Быел бәйге Россия халыкларын бердәмлеге елына, шулай ук Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышлана. Республика халкын читтә калмаска һәм «ЭКОяз»да катнашырга чакырам», - диде ул.

Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры битараф булмаган кешеләрне зур өмәгә чакырып калды.

«Барысын да өмәдә көтәбез. Быел ул 25 апрельдә узачак. Локацияне халык белән бергә сайлыйбыз», - диде Җиһаншин.

Өмә урынын сайлау өчен ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ведомствоның социаль челтәрләрендә тавыш бирү башлануы турында игълан итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot