news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Аеклык ноктасы» проектында катнашучыларның 80 проценты алкогольгә бәйлелектән котыла

«Аеклык ноктасы» проектында катнашучыларның 80 проценттан артыгы исерткеч эчемлекләргә бәйлелектән котыла. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.

«Бу эш, әлбәттә, йөз процент нәтиҗә бирми. Кемдер проект аша икешәр тапкыр уза, озакка сузылган ремиссиягә ирешә һәм тагын эчә башлый. Кайчак кемгәдер балаларын дәүләт учреждениеләренә билгеләргә яки тәрбиягә алган гаиләләргә тапшырырга туры килә. Бүгенге көндә проектта катнашучыларның 80 проценттан артыгы уңай нәтиҗәгә ирешә», - дип искәртте ул.

Проектта катнашу тәмамланганнан соң да аларны контрольдә тоту дәвам итә, дип өстәде ул.

«Аеклык ноктасы» проекты социаль ятимлекне профилактикалауга юнәлдерелгән. Алкогольгә бәйлелектән интегүче ата-аналар тернәкләндерү программасын үтәл һәм начар гадәтләрдән арына. Нәтиҗәдә, балалар әниләре һәм әтиләре белән яшәргә кала.

news_right_1
news_right_2
news_bot