Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Воронины» сериалы Гиннес рекордлар китабына кергән
Күрсәткечне «Воронины»ның 455 нче сериясендә теркәгәннәр.
(Казан, 2 октябрь, "Татар-информ"). Россиянең «Воронины» вакыйгалы комедиясе дөньядагы иң озын җиңел сериал буларак Гиннес рекордлар китабына кергән, дип яза “Известия”.
Бу хакта «360» телеканалы СТС телеканалының матбугат хезмәтенә сылтама биреп хәбәр иткән.
Күрсәткечне «Воронины»ның 455 нче сериясендә теркәгәннәр. Россиядә аның беренче эпизодын 2009 елның ноябрендә күрсәткәннәр. Хәзер сериал 20 нче сезон бара һәм шәһәр гаиләсенең өч буын тормышын күрсәтә.
Сериалны башта «Все любят Рэймонда» Америка вакыйгалы комедиясенә охшатып төшергәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз