news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Воронеж өлкәсендәге пенсионер лотереяга 506 миллион сум откан

Бу – Россия лотерея тарихында иң зур сумма.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). “Русское лото” лотереясын оештыручылар 5 ноябрьдә 506 миллион сум откан Воронеж өлкәсендә яшәүчене эзләп тапкан. Бу хакта шимбә “Столото” дәүләт лотереясын таратучы-компаниянең рәсми сайтында хәбәр ителә, дип яза ТАСС.

Җиңүче – 63 яшьлек Наталья Петровна Власова. Аның сүзләренчә, ул билетны тикшерергә оныгына биргән. Ул билет отмады дигән, аннары лотерея атна буе киштәдә яткан.

“Икенче тапкыр билетны сайтта үзем тикшердем. Номерны җыйгач зур отыш суммасын күрдем. Аннары берничә тапкыр шалтыратып бу мәгълүматны тикшердек”, – дип сөйләде пенсионерның кызы, ул откан сумманы алу өчен әнисе белән бергә Мәскәүгә килгән.

Наталья Власова әлегә бу зур сумманы нәрсәгә сарыф итү турында уйламаганнар, әмма бер өлеше хәйриячелеккә сарыф ителәчәген әйткән.

Бу – Россия лотерея тарихында иң зур сумма.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100