news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Воронеж өлкәсендә БПЛА калдыклары төшү сәбәпле, берничә поезд тоткарланган

Воронеж өлкәсендә БПЛА калдыклары төшкәннән соң тимер юлда берничә поезд тоткарланган. Бу хакта төбәк губернаторы Александр Гусев үзенең Telegram-каналында язган.

Бәхеткә, зыян күрүчеләр һәм җимереклекләр юк.

РФ Саклану министрлыгында хәбәр итүләренчә, Һава һөҗүмнәреннән саклану көчләре узган төндә Воронеж өлкәсендә сигез пилотсыз очкычны юк иткән. Төбәктә БПЛА һөҗүме куркынычы саклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot