Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Воронеж өлкәсенә дроннар һөҗүменнән соң хатын-кыз һәлак булган
Воронежга пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында яраланган яшь хатын реанимациядә үлгән. Бу хакта Воронеж өлкәсе губернаторы Александр Гусев хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, махсус хәрби операция башланганнан бирле бу шәһәргә иң көчле һөҗүмнәренең берсе булган, шул ук вакытта күбесенчә граждан объектларына һөҗүм оештырылган.
Гусев хәбәр иткәнчә, шәхси йортка пилотсыз очкыч калдыклары төшкән, шунда яшәүче хатын-кыз авыр җәрәхәтләр алган. Табиблар операция ясаган һәм аның гомере өчен көрәшкән, әмма коткарып кала алмаганнар. Губернатор һәлак булучының туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашкан.
Яраланган тагын бер хатын-кыз хастаханәдә кала. Калган ике зыян күрүчене - ир-ат һәм хатын-кызны - ярдәм күрсәткәннән соң амбулатор дәвалануга җибәргәннәр. Һөҗүмдә барлыгы дүрт кеше зыян күргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз