news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Ворлдскиллс”ның төбәк этабындагы ветеринария компетенциясендә мәктәп укучылары да катнаша

“Ярышта Буа, Минзәлә, Әтнә техникумы укучыларыннан тыш, шушы ук районның мәктәп укучылары да бар”, - диде Булат Тәмимдаров.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Ворлдскиллс” һөнәри хәрәкәте төбәк этабының “Ветеринария” компетенциясендә мәктәп укучылары да көч сынаша. Бу хакта “Татар-информ”га Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең терапия бүлеге доценты, “Ворлдскиллс” чемпионатының “Ветеринария” компетенциясендә төбәк эсперты урынбасары Булат Тәмимдаров хәбәр итте.

  •  14 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр Казанда “Ворлдскиллс” хәрәкәтенең “Яшь профессионаллар” төбәк чемпионаты уза. 14-16 ноябрь көннәрендә “Ворлдскиллс” ның 76 компетенциясе һәм “Вордскиллс Юниоры”ның 38 компетенциясе буенча көч сынашалар.

“Ветеринария” компетенциясе буенча ярышлар Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе базасында уза. Урынбасар сүзләренчә, катнашучылар, нигездә, Буа ветеринария, Әтнә һәм Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары. Шулай ук әлеге районнардан 8 һәм 10 сыйныф укучылары да көч сынаша.

"Ярышларда 7 төп конкурсант һәм 7 “юниор” катнаша. Бүген алар авыл хуҗалыгы терлегенә клиник анализ (кәҗә, тавык), эткә УЗИ ясап, хирургиядә җөйләр салу, мазокның микробиологик буялышын, дисклар методы белән антибиотикларга сизгерлекне  һәм ветсанитар эксперт буларак яшелчәләрнең һәм сөт ризыкларының сыйфатын, яраклылык вакытын тикшерде”, - диде Булат Тәмимдаров.

“Нәтиҗәләр ясарга әле иртәрәк, бүген беренче генә көн бит. Без әле экспертлар белән җыелышып сөйләшмәдек, әмма барысы да үзен лаеклы күрсәтте”, - диде доцент. Төбәк этабын үткән конкурсантлар Бөек Новгород шәһәрендә узачак ярымфиналга чыга. Анда җиңгән финалистлар исә үз сәләтләрен 2019 елның 22-27 август көннәрендә Казанда узачак “Ворлдскиллс” чемпионатында күрсәтәчәк.

  • Булачак мал табибларының “Ворлдскиллс” хәрәкәтендә катнашып, җиңү тәҗрибәләре бар. Буа ветеринария техникумы студенты Анжелика Таҗетдинова Көньяк Сахалинда  Россия буенча беренче урынга лаек булды. Шулай ук Минзәлә техникумы студенты Ринат Пирогов әлеге чемпионатның республика турында икенче урын алды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100